Марат Кабиров

 
 
 
 
 

 

 

 

 

 

ПРОЗА

 
 

 

 

 

БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС

(роман)

 
 

Алар дөньяның дүр почмагыннан җыелган. Алар берсен-берсе белми. Алар дүрт телдә сөйләшә. Әмма монда җыелулары очраклы түгел. Һәм тиздән иңнәренә бер үк сынау төшәчәк. Алда ике генә юл: яки үлем, яки...

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 

 

КИТАП

(роман)

 
 

Матди хөррияткә ирешеп, җирдәге җәннәттә яшим, дип гомер сөргән җәмгыять кинәт үзенең ачлыктан интегүен, җитеш тормышның бары тик хыял гына икәнен аңлый. Һәм тәү карашка югары булып тоелган цивилизация бер мизгел эчендә кыргыйлык чигенә җитә. Аларның явызлыгы янында иң кансыз ерткычлар да гонаһсыз сабый шикелле. Чөнки адәм балалары белән акыл да, хис тә түгел, ә ачлык идарә итә. Рухи ачлык...

 

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 

 

ЕЛМАЮ

(роман)

 
 

Психологик триллер. Ул үзен өзелеп яраткан кешенең елмаюын саклап кала алмый һәм тормышы коточкыч газапка әверелә. Мондый тамуг алдында хәтта үлем дә язмышның мәрхәмәтлелеге сыман тоела. Тик үлеп тә котылу мөмкин түгел, ул яшәргә мәҗбүр. Яшәргә һәм газапланырга...

 

 
 

 

 

 

Укырга 

       
 

               

 

 

УБЫРЛАР УЯНГАН ЧАК

(роман)

 
 

Җәйге каникулга авылга кайткан яшь егет көтелмәгән хәлгә юлыга. Халык үз-үзенә бикләнгән, күпләре өйдән дә чыкмый, башкаларны да йортка үткәрмиләр. Имеш, авылга кара көчләр ияләшкән. Һәм бу хәлләр бер җирлексез түгел...

 

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 

 

САГЫНДЫМ. КАЙТ ИНДЕ.

(роман)

 
 

Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый һәм кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Монда хиссез, битараф кешеләр яши. Алар әдәбият, сәнгать, гыйлем дөньясына көрәш ача. Китаплар яндырыла, язучылар система колына әйләндерелә, бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элитаны хезмәтләндерү өчен асрала. Һәр адымда хыянәт каршы ала, һәр почмакта мәкер сагалый. Адәм баласының котылыр юлы юк, ул һәлакәткә дучар. Ләкин...

 

 
 

 

 

 

Укырга  

читать книгу

       
 

               

 

 

ХӨРМӘТЛЕ МӘЕТ ӘФӘНДЕ

(роман)

 
 

Гүзәлнең җаны алкымына килде. Курку хисе һәрбер күзәнәгенә таралып, хәрәкәтләрен хәлсезләндерде, буыннарын йомшартты. Ул йөгереп барган җирдән салкын асфальткә барып төште. Кулындагы туфлие каядыр очты. «Беттем!..» — дип уйлады ул, янына ак бөркәнчекнең килеп басканын күреп. Караңгыда өрәкнең йөзе күренми иде.

 

 
 

 

 

 

Укырга  

читать книгу

       
 

               

 

 

МӘХӘББӘТ ЯҢГЫРЫ

(роман)

 
 

Мәхәббәт өчпочмагы. Сөйгәнең янында да буласы килә, гаиләләрне дә рәнҗетмәскә кирәк. Нишләргә?

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 

 

МӘХӘББӘТТӘН ҖЫРЛАР КАЛА

 

 
 

Кемгә ничек тоеладыр, мин бу повестьне рухи автобияграфиям итебрәк карыйм. Ул тормыш сынауларыннан мөмкин кадәр пычранмыйчарак чыккан иҗатчының күңел биографияседер сыман. Игътибар итсәгез, хикәяләү рәвеше дә, ритм да, темп та бер күтәрелеп, бер түбән төшеп бара. Йөрәк язмасы  (кардиограмма) рәвешендәрәк. Әйтик, анда шатлык белән кайгы, югалту белән табыш, әдәби тел белән журналистика аралашыбрак килә. Образлар да шулай сыманрак...

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 

 

АКБАБАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

(роман)

 
 

Мин үзем бу әсәрне шаяру катыш “Рәсәй һәм татар тарихы. (Кыскача курс. Валютада.)” дип атыйм. Чагыштырмача кыска гына әсәрдә ил һәм халык тарихы бөтен киңлегендә, бөтен тирәнлегендә ачып бирелә. Фантастика, мистика, юмор, реализм, романтизм, драматизм... Роман, тормыш чынбарлыгын дөрес чагылдыру максатында, әдәбиятның бөтен юнәлеш, бөтен ысулларын да үзендә туплаган. 

 
 

 

 

 

Укырга  

       
 

               

 


 

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ АДӘМИЯТ

 

 
 

 

Матди байлык культы хакимлек иткән җәмгыяттә бары тик язучы гына, кесә калынлыгына бәйсез рәвештә, абсолют абруй белән файдалана ала. Аның өстендә алама гына кием булсын, өтек кенә бер йортта яшәсен – аны барыбер хөрмәт итәләр. Чөнки ул – язучы. Гомер эчендә беренче күргән кеше булсын – аңа ышаналар. Ул алдамый да, сатмый да. Ул – язучы.

 

 
 

 

 

 

Күчереп алырга 

скачать книгу в формате pdf

       
 

               

 
 
     

Драматургия || Проза  || Поэзия || Шәхес || Контакт

 

©  Марат Кабиров, 2000

Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100 Tatarstan.Net - все сайты Татарстана